

Башкортстанга эссе көннәр килә. Гисметео синоптиклары мәгълүматларына караганда, бу июльнең икенче декадасында булачак.
Һава температурасы 8 июльдән башлап тотрыклы рәвештә күтәрелә башлый. Бу көнне термометр +26 градус күрсәтәчәк. Ә 11 июльдә һава +30 градуска кадәр җылыначак.
Дөрес, эсселек озакка сузылмаячак. Июль уртасына төбәктә уртача җылы һава торышы урнаша — көндез +24 градустан югары булмаячак. Мондый һава торышы август башына кадәр дәвам итәчәк, дип фаразлый синоптиклар.
Шул ук вакытта июльдә республикада яңгырлы булачак. Явым-төшем көн саен диярлек фаразлана.
Автор фотосы.