

“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча бүген, 17 июльдә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, кайбер көньяк районнарда яшенле яңгырлар көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяктан талгын, урыны белән кискен. Көндез температура +23,+28° булачак.
Җомга һәм шимбә көннәрендә, 18 һәм 19 июльдә, республиканың кайбер районнарында бераз яңгыр явуы көтелә. Җил төньяктан талгын, урыны белән кискен. Һава температурасы төнлә +10,+15°, көнчыгыш районнарда +5°, көндез +21,+26°. Якшәмбе, 20 июльдә, көн аязучан болытлы, явым-төшемсез булмакчы. Һава температурасы төнлә +11,+14°, көндез 21, +25° булуы көтелә.
Автор фотосы.