+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Җәйнең җылы көннәре дәвамлы булырмы?

Синоптиклар фаразларын җиткерде.

Җәйнең җылы көннәре дәвамлы булырмы?Җәйнең җылы көннәре дәвамлы булырмы?
Җәйнең җылы көннәре дәвамлы булырмы?

Бу атнада Башкортстанда яңгырлар явачак һәм җылы булачак. “Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген, 21 июльдә, республикада явым-төшемсез булачак. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан талгын, көндез урыны белән кискен. Һава температурасы төнлә +10,+15°, көнчыгышта +5°, көндез +26,+31°.

22 июльдә урыны белән бераз яңгыр явуы, көндез яшен булуы көтелә. Җил көнчыгыштан талгын, яшен вакытында кискен. Һава температурасы төнлә +15,+20°, урыны белән +10°, көндез +25,+30°.

23 июльдә кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшенле яңгыр явачак. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан талгын, яшен вакытында көчле. Һава температурасы төнлә +13,+18°, көндез +23,+28°. 

Атнаның икенче яртысында Башкортстанда көннәрнең бераз сүрелүе, яңгырлар яву ихтималы арту көтелә.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас