

Башкортстанда җәй, синоптикларның борчулы фаразларына карамастан, августта да җәй булып калачак.
Гисметео порталы мәгълүматларына караганда, айның беренче яртысы уртача эссе булачак, көндезге температура +23тән + 28 градуска кадәр булачак. Төнлә дә шактый җылы булачак - +15 тән +18 градуска кадәр. Нигездә аз болытлы һава торышы көтелә, вакыт-вакыт кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал.
Августның икенче яртысында температура бераз түбәнәя. Көндез +20, +22 булачак. Төнлә +14, +15 градус. Яңгырлар да аз көтелә. Мондый һава торышы август аеннан табигать кочагында рәхәтләнеп ләззәт алырга мөмкинлек бирәчәк.
Автор фотосы.