

Августның беренче өч көнендә Башкортстанда эссе булачак. “Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, термометр баганалары +30°ка кадәр күтәреләчәк.
Бүген, 1 августта, сизелерлек явым-төшем көтелми. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан талгын. Һава температурасы төнлә +11, +16°, көндез +23, +28°.
2 август та явым-төшемсез булачак. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан талгын. Һава температурасы төнлә +11, +16°, көндез +25, +30°.
3 августта явым-төшемсез, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр булуы ихтимал. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан талгын. Һава температурасы төнлә +11, +16°, көндез +25, +30°.
Автор фотосы.