+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Табигать белән дус бул!
1 Августа 2025, 09:05

Әгәр август яңгырсыз килсә...

Җәйнең соңгы аена халык сынамышлары.

Әгәр август яңгырсыз килсә...Әгәр август яңгырсыз килсә...
Әгәр август яңгырсыз килсә...

Августның беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, кыш озын һәм карлы булыр.

Томан озак таралмый торса — аяз көнгә.

Август яңгырсыз килсә, җылы һәм коры көзгә.

Августта бәс төшсә, иртә кышка ишарә.

Августта берничә тапкыр яшен булса, көз озак булыр.


Каенда сары яфраклар күп булса, көз иртә килер.

Җылы, яңгырлы август — гөмбә уңышына.

Августта торналар төркем-төркем булып җылы якка китсә, кыш иртә килер.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас