

Иртәгә, 4 августта, томан җир өстенә җәелсә, алдагы көннәр эссе булачак, дигән сынамыш бар халыкта. Бу синоптиклар фаразлары белән туры килерме? Сынап карыйк әле, дуслар.
Башкортстанда якындагы көннәрдә эссе һава торышы көтелә, дип фаразлый синоптиклар.
“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген көндез урыны белән бераз яңгыр явып үтәчәк. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан уртача, көндез көчле җил көтелә. Һава температурасы көндез +26,+31 градуска кадәр күтәреләчәк.
Дүшәмбе көнне, 4 августта, явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә +13,+18 градус, таулы һәм көнчыгыш районнарда +8 градус ка кадәр төшәчәк, көндез +26, +31 градус көтелә.
Сишәмбе, 5 августта, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан уртача, яшен вакытында көчле җил булачак. Һава температурасы төнлә +13, +18 градус, таулы һәм көнчыгыш районнарда +8 градус, көндез +26,+31 градуска кадәр эссе булачак.
Автор фотосы.