

Августта төшкә кадәр – җәй, төштән соң көз, дигән борынгылар. Бу атнада нәкъ шулай булачак. Көннәр атна азагына кадәр берчә эссе, берчә яңгырлы торачак.
“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген, 6 августта урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, боз явуы, яшен булуы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан талгын, көндез көчле. Һава температурасы +26,+31°тәшкил итәчәк.
7 августта урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан талгын, яшен вакытында кискен. Һава температурасы төнлә +14,+19°, көнчыгыш районнарда +9°, көндез +27,+32°.
Җомга көнне, 8 августта, төнлә урыны белән, көндез республикада кыска вакытлы яңгырлар, боз явуы, яшен булуы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан талгын, көндез яшен вакытында көчле. Термометр баганалары төнлә +12,+17°, көндез +21,+26° күрсәтәчәк.
Автор фотосы.