+24 °С
Яңгыр


1 литрлы банкаларны яхшылап юып, парда стерильләштерергә кирәк. Аннары банка төбенә юып, суы саркытылган кишер яфраклары, 2-3 тырнак сарымсак, хуш исле борыч салабыз. Помидорларны тутырабыз һәм кайнар су коеп, 15-20 минут чамасы тотабыз.
Шул вакытта маринад әзерлибез. 1 литр суга 1 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе салабыз.
Банкалардагы суны түгеп, кайнар тозлыкны помидорлар өстенә салабыз һәм тимер капкач белән каплыйбыз. Одеял белән бер тәүлеккә төреп куябыз.
Фото: cake-dance.ru