+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Августта яшеннәр яшьнәсә...

Борынгылар бүгенге көнгә карап, көзне фаразлаган.

Августта яшеннәр яшьнәсә...Августта яшеннәр яшьнәсә...
Августта яшеннәр яшьнәсә...

Синоптиклар әйтүенчә, якшәмбе, 10 августта көндез кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән көчле яңгырлар, яшен булуы, боз явуы көтелә. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан талгын, урыны белән кискен. Һава температурасы +18,+23°булачак.

Дүшәмбе көнне, 11 августта, кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән көчле яшенле яңгырлар көтелә. Алмашынучан юнәлештәге җил талгын. Термометр баганалары төнлә +10,+15°, көндез +17,+22° күрсәтәчәк.

Сишәмбе көнне, 12 августта, кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшенле яңгырлар көтелә. Алмашынучан юнәлештәге җил талгын. Һава температурасы төнлә +10,+15°, көндез +20,+25°.

Халык сынамышларына да күз салыйк.

Августта берничә тапкыр яшен булса, көз озак булыр.

10 августта кырмыскалар үз ояларын зурайта икән, иртә, суык кыш көт.

11 августта өлгергән солы икенче тапкыр яшелләнсә, көз елак булыр.

12 августта һава бөркү, чебен-черки усал булса - яңгырга.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас