+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Табигать белән дус бул!
11 Августа 2025, 04:55

Яшелчәләр череп бетмәсме?

Синоптиклар алдагы көннәргә дә яңгырлар вәгъдә итә.

Яшелчәләр череп бетмәсме?Яшелчәләр череп бетмәсме?
Яшелчәләр череп бетмәсме?

 “Башгидрометүзәк” мәгълүматларына караганда, бүген республикада кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән көчле яңгырлар явачак, кайбер районнарда яшен, көндез боз явуы көтелә. Җил көнчыгыштан, көнбатышка күчә. Һава температурасы көндез +18, +23 градус булачак.

Сишәмбе, 12 августта, төбәктә урыны белән янә кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә +9, +14 градус, көндез +19, +24 градус тәшкил итәчәк.

Чәршәмбе, 13 августта, һава торышы артык үзгәрмәячәк. Кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә +9, +14, көндез +19, +24 градус җылы булачак.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас