

Башкортстан синоптиклары ял көннәрендә һава торышы турында сөйләде
Алдагы өч көндә Башкортстанда җылы һәм яңгырлы һава торышы сакланачак, дип хәбәр итә төбәк синоптиклары.
“Башгидрометүзәк” мәгълүматларына караганда, бүген көндез республикада кыска вакытлы яңгырлар, кайбер районнарда яшенле яңгырлар явуы көтелә. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан талгын, яшен вакытында кискен. Көндез +18, +23 градус.
Шимбә көнне, 16 августта, төнлә, көндез республика буенча кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан талгын. Температура төнлә +8,+13, көндез +17,+22.
Якшәмбе, 17 августта, урыны белән яңгырлар көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын. Температура төнлә +7, +12, көндез +18, +23 градус.
Җылы, яңгырлы август - гөмбә уңышына.
Августта торналар төркем-төркем булып, җылы якка китсә, кыш иртә килер.
Фото:госкомитет РБ по ЧС