

18 августта көндез аяз булып, кичкә таба болытлар куера башласа, һава торышы бозылачак, дигән сынамыш бар халыкта. Ләкин бу сынамыш синоптиклар фаразлары белән туры килерме икән? Сынап карыйк әле, дуслар.
Башкортстанда, туктаусыз яңгырларга карамастан, һава торышы җылы булачак, дип фаразлый “Башгидрометүзәк” синоптиклары.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген, 18 августта, кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, көндез яшен вакытында көчле җил чыгачак. Һава температурасы +22,+27 градуска кадәр күтәреләчәк.
Сишәмбе, 19 августта, һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Шулай ук кыска вакытлы яңгырлар фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан уртача исәчәк. Төнлә термометр баганалары +10, +15 градус, көндез +22, +27 градус күрсәтәчәк.
Автор фотосы.