

20 августта кояш чыккач, томан таралып бетсә, көннәр матур торыр, дигән сынамыш бар халыкта. Ул матур, җылы көннәрне күптән көтәбез дә ул...
Синоптиклар мәгълүматлары буенча, атна уртасыннан республикада һава торышы акрынлап тотрыклана.
Бүген, 20 августта, Башкортстанда тотрыксыз һава торышы сакланачак. Иртән һәм көндез яңгыр явачак әле, һава температурасы +13, кичен +17 градус булачак.
Иртәгә, 21 августта, явым-төшем көтелми. Көндез һава температурасы +21 градус, кичен +19 градуска кадәр җылытачак. Төнлә һава температурасы +12 градуска кадәр төшәчәк.
Җомга көнне, 22 августта, республикада аяз һәм җылы һава торышы көтелә. Көндез термометр баганалары +24 градус, иртән +16, кичен +21 градуска кадәр күтәреләчәк.Төнлә һава температурасы +14 градус тәшкил итәчәк.
Автор фотосы.