

22 августта чык никадәр күп төшсә, иртәгәсе көн шуның кадәр эссерәк булыр, дигән сынамыш бар халыкта. Чык, чынлап та, мул төшкәндер, күрәсең. Җәйнең соңгы көннәрендә Башкортстанда эссе булачагын вәгъдә итәләр.
“Башгидрометүзәк” мәгълүматларыннан күренгәнчә, бүген, 22 августта, сизелерлек явым-төшем көтелми, көндез төньякта бераз яңгыр явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача, көндез урыны белән кискен исәчәк. Көндез һава температурасы +21,+26 градуска кадәр күтәреләчәк.
Шимбә көнне, 23 августта, шулай ук сизелерлек явым-төшем көтелми. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача, көндез урыны белән кискен исәчәк. Һава температурасы төнлә +8,+13 градус, көндез +23,+28 градуска җитәчәк.
Якшәмбе, 24 августта, явым-төшемсез. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача, көндез урыны белән кискен. Һава температурасы төнлә +12,+17 градус, ә көндез +25,+30 градуска кадәр күтәреләчәк.
Җәйнең соңгы көннәрендә булса да, кояш нурларына иркәләнеп калыйк әле, дуслар.
Автор фотосы.