+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Республикага яшенле яңгырлар якынлаша

МЧС һава торышының начараюы турында кисәтә.

Республикага яшенле яңгырлар якынлашаРеспубликага яшенле яңгырлар якынлаша
Республикага яшенле яңгырлар якынлаша

Башкортстанда дүшәмбе көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә.

“Башгидрометүзәк” мәгълүматы буенча, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен, көндез көчле яңгырлар, боз явачак.

Җил көньяктан секундына 7-12 метр тизлектә, көндез урыны белән секундына 15-20 тизлектә исәчәк.

Һава температурасы төнлә + 14 +19, көндез +23, +28 градус тәшкил итәчәк.

Автомобиль юлларының аерым участокларында явым-төшем вакытында, төнлә һәм иртән томан эчендә күрү мөмкинлеге начарая.

МЧС һава торышы начарайганда хәвефсезлек чаралары турында кисәтә.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас