+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Сентябрьдә матур көннәр булырмы?

Синоптиклар көзнең беренче аена һава торышын фаразлады.

Сентябрьдә матур көннәр булырмы?Сентябрьдә матур көннәр булырмы?
Сентябрьдә матур көннәр булырмы?

Көз башы Башкортстан халкын нинди һава торышы белән сөендерер? “Фобос” үзәге белгечләре мәгълүматларына караганда, август ахырында һәм сентябрь башында һава температурасының кинәт үзгәрүе көтелә. Белем көнендә термометр баганасы +28 градуска кадәр күтәреләчәк, әмма 2 сентябрьдә үк +16 градуска кадәр суытачак.

Август ахырыннан 16 сентябрьгә кадәр явым-төшем көтелми. Сентябрьнең беренче ункөнлеге ахырына тагын +22, +24 градуска кадәр җылыначак. Җәйге җылы һава ай уртасына кадәр дәвам итәчәк. 9-11 сентябрьдә һава +24 градуска, 14 сентябрьдә +25 градуска кадәр җылытачак.

16 һәм 17 сентябрьдә яңгырлар көтелә, бераз суыта. 22-29 сентябрьдә термометр баганасы көндез +9, +11 градуска һәм төнлә +2, +4 градуска кадәр төшәчәк. Шул ук вакытта 25 һәм 29 сентябрьдә төнлә минуслы температура көтелә.

30 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр бераз җылытып ала, +15 градуска һәм төнлә +9 градуска кадәр. 4 октябрьдә төнлә -1 градус, ә көндез +6 градуска кадәр генә җылыта. 5 октябрьдә төнлә -2 градус, ә көндез бераз җылырак булачак: +1 градус булуы көтелә.

29 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр бары тик ике көн – 1 һәм 2 октябрьдә явым-төшемсез булачак.

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас