+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Табигать белән дус бул!
27 Августа 2025, 04:30

+1 градуска кадәр суыта

Һава торышы бозыла.

+1 градуска кадәр суыта+1 градуска кадәр суыта
+1 градуска кадәр суыта

Синоптиклар фаразлавынча, бүген көндез республикада кыска вакытлы яңгырлар явачак. Кайбер районнарда яшенле яңгырлар көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын, урыны белән көчле. Һава температурасы +18, +23 градус, көньяк-көнчыгышта +28 градуска кадәр җылына.

Пәнҗешәмбе көнне, 28 августта, шулай ук урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, көндез яшенле яңгыр явуы ихтимал. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә +6, +11 градус, көндез +17, +22 градус.

Җомга көнне, 29 августта, урыны белән кыска вакытлы, яшенле яңгырлар көтелә. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә +6,+11 градус, көнчыгыш районнарда +1 градус, көндез +17, +22 градус.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас