+30 °С
Болытлы
Журналга язылу

Август ахырында торналар китсә...

Халык сынамышлары буенча көзнең ничек киләчәген фаразлап карыйк әле.

Август ахырында торналар китсә...Август ахырында торналар китсә...
Август ахырында торналар китсә...

29 августта торналар китеп бетсә, Покрауга (14 октябрь) салкын булыр, дигән сынамыш бар халыкта. Димәк, бүген торналарны күзәтәбез һәм синоптиклар фаразларына игътибар итәбез, дуслар.

Бүген, 29 августта, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача исщчщк. Көндез һава температурасы +16,+21 градус булачак.

Шимбә көнне, 30 августта, төнлә урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал, көндез явым-төшемсез. Җил көнбатыштан уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә +3,+8 градус, көндез +16,+21 градус тәшкил итәчәк.

Якшәмбе, 31 августта, шулай ук урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен көтелә. Җил көнбатыштан уртача. Һава температурасы төнлә +6,+11 градус, көндез +21,+26 градус җылы булачак, төньяк-көнчыгышта +16 градус тәшкил итәчәк.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас