+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Табигать белән дус бул!
5 Сентября 2025, 06:05

Яңгырлар кайчан туктар?

Синоптиклар ял көннәренә фаразларын җиткерде.

Яңгырлар кайчан туктар?Яңгырлар кайчан туктар?
Яңгырлар кайчан туктар?

“Башгидрометүзәк” мәгълүматларына караганда, алдагы көннәрдә республикада явым-төшеп бераз кими. Бүген, 5 сентябрьдә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар явуы ихтимал. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан талгын, урыны белән көчле җил. Көндез температура +21, +26 градус булачак.

Шимбә көнне, 6 сентябрьдә, шулай ук урыны белән кыска вакытлы, яшенле яңгырлар көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан талгын, урыны белән көчле. Һава температурасы төнлә +10, +15°, көндез +19, +24°.

Якшәмбе, 7 сентябрьдә, төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, көндез явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан талгын, урыны белән кискен. Һава температурасы төнлә +10, +15°, төньяк һәм таулы районнарда +5°, көндез +18, +23°.

Халык сынамышларына да колак салыйк.

5 сентябрьдә кичен томан төшсә, көннәр җылы торыр.

6 сентябрьдә яуган яңгыр коры көз һәм киләсе елга муллык юрый.

7 сентябрьдә төштән соң яңгыр яуса, ул озак вакытлы булыр.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас