+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Табигать белән дус бул!
10 сентябрь 2025, 04:50

Быел гөмбәнең күплеге...

Борынгылар кышның ничек килүен гөмбә уңышына карап та юраган.

Быел гөмбәнең күплеге...Быел гөмбәнең күплеге...
Быел гөмбәнең күплеге...

“Башгидрометүзәк” мәгълүматы буенча 10 сентябрьдә явым-төшем булмаячак. Җил төньяк-көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә +2, +7°, көньяк-көнчыгышта һавада һәм туфрак өстендә 0, -2°, көндез +13, +18°.

11 сентябрьдә төнлә урыны белән, көндез республика буенча кыска вакытлы яңгырлар. Җил төньяктан талгын. Һава температурасы төнлә +4, +9°, көньяк-көнчыгышта һавада һәм туфрак өстендә 0, -2°, көндез +10, +15°.

12 сентябрьдә урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Җил төньяктан талгын. Һава температурасы төнлә +1, +6°, көндез +10, +15°.

Халык сынамышларына да күз салыйк.

 10 сентябрьдә чикләвек күп, гөмбә аз булса, кыш карлы һәм суык булыр.

11 сентябрьдә торналар җылы якка китсә, кыш иртә килер.

12 сентябрьдә пәрәвез үсемлекләргә чорналса - көннәр җылы торыр.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас