+24 °С
Яңгыр


Башкортстанда алдагы ял көннәренә һава торышы билгеле. Бу эш атнасында республикада һава торышын төньяк антициклон билгели. Уралга арктик һава күчеп, бу сизелерлек салкынайтуга китергән. Ләкин ял көннәренә аны көньяктан килгән җылырак һава массалары алыштырачак.
Метеосайтлар мәгълүматларына караганда, алдагы ялларда Башкортстанда явым-төшем көтелми һәм җылы булачак. Шимбә көндез һава 16 градуска кадәр җылыначак, якшәмбе +18 градуска кадәр. Җил секундына бер метрдан өч метрга кадәр талгын булачак.
Автор фотосы.