

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Башкортстан буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, иртәгә, 13 сентябрьдә республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында гадәттән тыш янгын куркынычы сакланачак, төнлә урыны белән һавада һәм туфрак өстендә -5 градуска кадәр кырау төшү көтелә.
Иртәгә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем булмаячак. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә 0, +5, урыны белән һавада һәм туфрак өстендә -5 градуска кадәр кырау төшәчәк, көндез +12, +17 градус җылы булуы көтелә. Автомобиль юлларының аерым участокларында төнлә һәм иртән томан булачак.
Автор фотосы.