+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Табигать белән дус бул!
14 сентябрь 2025, 07:45

Әбиләр чуагын кайчан көтәргә?

Быел ул җылыга саран булачак, ди синоптиклар.

Әбиләр чуагын кайчан көтәргә?Әбиләр чуагын кайчан көтәргә?
Әбиләр чуагын кайчан көтәргә?

Башкортстанда быел әбиләр чуагы артык җылы булмаячак. Шулай да һава 18 градуска кадәр җылыначак.

Башкортстанда сентябрь урталарында яңгырсыз һава торышы урнашты. Ниһаять, Үзәк Русиядә урнашкан антициклон Көньяк Уралга килеп җитте. Алдагы атнада һава торышы болытлы булса да, коры һәм шактый җылы булачак, дип фаразлана.

Көндезге температура +19 градуска кадәр җитәчәк. Ләкин төнлә атмосфера сизелерлек суына һәм көн ахырына гына җылынырга өлгерә, өстәвенә болытлар җылылыкның бер өлешен “ашый”. Шуңа да быел әбиләр чуагы шактый тыйнак булачак, артык җылы көтмәгез, ди синоптиклар.

Автор фотосы. 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас