+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Табигать белән дус бул!
20 Сентября 2025, 04:55

Әбиләр чуагы шулай кыска булдымы?

Синоптиклар ял көннәрендә +1 градуска кадәр суытачак, дип фаразлый.

Әбиләр чуагы шулай кыска булдымы?Әбиләр чуагы шулай кыска булдымы?
Әбиләр чуагы шулай кыска булдымы?

Башкортстанда ял көннәрендә кыраулар һәм салкыннар көтелә, дип фаразлый “Башгидрометүзәк” синоптиклары.

Бүген, 20 сентябрьдә, явым-төшем көтелми. Җил көньяктан уртача исәчәк. Көндез һава температурасы +17, +22 градус тәшкил итәчәк.

Иртәгә, 21 сентябрьдә, көндез республиканың төньягында бераз яңгыр явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, төнлә талгын, көндез уртача исәчәк. Төнлә термометр баганалары +6, +11 градус күрсәтәчәк, таулы районнарда термометр баганалары +1 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава температурасы +16, +21 градуска кадәр җылыначак.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас