+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Табигать белән дус бул!
24 сентябрь 2025, 06:30

Беренче кар сентябрьдә үк күренерме?!

Синоптиклар атна азагына кар яву ихтималы турында кисәтә.

Беренче кар сентябрьдә үк күренерме?!Беренче кар сентябрьдә үк күренерме?!
Беренче кар сентябрьдә үк күренерме?!

Соңгы көннәрдәге җылы һава торышы иртәгәдән салкыннар белән алышыначак. Төбәккә кергән җәйге җылылык озакка бармады. “Башгидрометүзәк” мәгълүматы буенча, 25 сентябрьдән Көньяк Уралга Төньяк киңлекләрдән салкын һава агымы киләчәк.

Арктика фронты керү белән Башкортстанда һава температурасы көндез +11, +16° ка кадәр төшәчәк, көньяк районнарда һава температурасы +20, +25° булган җылы һава торышы сакланачак.

Атна азагында салкын һава торышы көтелә, урыны белән төнлә 0, -5°, көндез +5, +10°. Шулай ук атнаның икенче яртысында яңгырлар яву да ихтимал.

Республиканың төньяк һәм таулы районнарында карлы яңгыр яву ихтималы зур, дип хәбәр итә синоптиклар.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас