+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Табигать белән дус бул!
25 Сентября 2025, 06:15

Төбәктә 0 градуска кадәр суытачак...

Синоптиклар алдагы көннәргә фаразларын җиткерде.

Төбәктә 0 градуска кадәр суытачак...Төбәктә 0 градуска кадәр суытачак...
Төбәктә 0 градуска кадәр суытачак...

Көзге җылы көннәр бик озакка бармыды, дуслар. Бүген урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, көндез яшенле яңгырлар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка күчеп,талгын исәчәк, көндез урыны белән көчле җил көтелә. Һава температурасы көндез + 10, +15 градус, көньякта +20, +25 тәшкил итәчәк.

Җомга көнне, 26 сентябрьдә, урыны белән бераз кыска вакытлы яңгырлар фаразлана, көндез көньяк-көнчыгышта яңгыр явачак. Җил төньяк-көнбатыштан уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә +1, +6 градус, көньяк-көнчыгышта +11, көндез +8, +13 градус, көньяк-көнчыгышта +18 градус җылы булачак.

Шимбә көнне, 27 сентябрьдә, төнлә урыны белән, көндез республикада бераз яңгыр явуы, көнчыгыш районнарда көчле  яңгыр көтелә. Җил төньяктан уртача. Һава температурасы төнлә 0, +5 градус, көндез +7, +12 градуска кадәр төшәчәк.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас