

Башкортстанны арктик циклон каплаган. Төбәктә суыту Көньяк Уралга Төньяк киңлекләрдән салкын һава агымы килү белән бәйле. Көзге җылы көннәрне көтәргәме? Җавапны синоптиклар бирде.
Гидрометүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд аңлатканча, Русия территориясенең күпчелек өлешендә алдагы ике көндә температураның нормадан түбәнрәк булуы фаразлана, төнлә кыраулар көтелә.
"Фобос" үзәге мәгълүматы буенча, ял көннәрендә Башкортстанда яңгырлы-болытлы һава торышы көтелә. Һава температурасы көндез +5,+10 градуска кадәр генә җылына алачак.
Метеорологлар фаразлавынча, октябрь башында Башкортстанда аз гына җылытачак. Әйтик, 1 октябрьдә республикада көндезге +12 градус булачак, ә яңгырлар туктаячак. Алдагы көннәрдә һава температурасы +11,+13 градуска кадәр җылыначак. Шул ук вакытта октябрьнең беренче декадасы кояшлы булачак.
Шулай да Башкортстанда җәйгечә +18,+20 градус булган көннәрне көтәргә кирәкми. Төбәктә чын көз җитте, дип билгели синоптиклар.
Автор фотосы.