

Бүген, 30 сентябрьдә, Уфа-Дим аэрология станциясендә һава температурасы 70 ел торган абсолют минимумны узып киткән! “Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, термометр баганалары -6,4 градуска кадәр төшкән, ә 1955 елда ул -5,2 градус булган.
"Узган төнне һава температурасы -3,-10 градуска кадәр төште. Һаваның иң түбән температурасы -11,4 градус үткән төндә Кананикольское (Зилаер районы) метеостанциясе тарафыннан теркәлгән», — дип ачыклык керттеләр “Башгидрометүзәк” синоптиклары.
Ә сезнең якларда һава температурасы ничә градуска кадәр төште, дуслар?
Автор фотосы.