

Халык сынамышлары буенча, апрель башы нинди булса, октябрьдә шуны көт. Апрельнең беренче көннәре бик җылы булды, көндез һава температурасы +15, +20 градуска кадәр күтәрелде. Димәк, алда җылы көннәр көтәргә була әле.
2 октябрьдә бал кортларын кышка әзерли башлыйлар.
3октябрьдә җил көнчыгыш яки көнбатыштан иссә — яңгырга, көньяк җиле — җылыга, төньяктан искәне — салкынга ишарә.
4 октябрьдә көн нинди, алдагы 4 атна да шундый булачак.
5 октябрьдә каен яфраклары коелып бетмәсә, кар соң ятар.
6 октябрьдән чын суык көз — елның өченче фасылы башлана.
7 октябрьдән көн сизелерлек кыскара, төннәр караңгы һәм озын.
8 октябрь - әгәр бу көнне беренче кар төшсә, 21 ноябрьдә кар ятар.
9 октябрь әгәр бүген беренче кар төшсә, ә чия агачында бер генә яфрак та калмаган икән, тиздән кыш җитәр.
10 октябрьдә көннәр коры икән, кыш әле тиз генә җитмәс.
Автор фотосы.