

Республикада алдагы көннәрдә кояшлы һәм коры булачак. “Башгидрометүзәк”мәгълүматлары буенча, бүген, 3 октябрьдә, явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнбатыштан талгын. Көндез температура +8, +13 градус булачак.
Шимбә көнне, 4 октябрьдә, явым-төшемсез. Җил төньяктан, көньякка күчүчән талгын. Һава температурасы төнлә +1, -4 градус, көндез +9, +14 градус.
Якшәмбе, 5 октябрьдә, шулай ук явым-төшемсез. Җил төньяктан, көньякка күчүчән талгын. Һава температурасы төнлә -3, +2 градус, көндез +11, +16 градус.
Халык сынамышларына да колак салыйк.
3 октябрьдә җил көнчыгыштан яки көнбатыштан иссә – яңгырга, көньяк җиле – җылыга, төньяктан искәне – салкынга ишарә.
4 октябрьдә көн нинди, алдагы 4 атна да шундый булачак.
5 октябрьдә каен яфраклары коелып бетмәсә, кар соң ятар.
Автор фотосы.