+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Табигать белән дус бул!
4 октябрь 2025, 05:05

Көзге матур көннәр озаккамы?

Синоптиклар алдагы атнага һава торышын фаразлады.

Көзге матур көннәр озаккамы?Көзге матур көннәр озаккамы?
Көзге матур көннәр озаккамы?

Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә төньяктан искән җилләр көньяк-көнбатышныкы белән алышыначак, республикада антициклон урнашачак. Төнге салкын һава торышы урынына (урыны белән -11 градуска кадәр булды) төбәккә җылы һава массасы киләчәк, дип хәбәр итәләр “Башгидрометүзәк” синоптиклары.

Алдагы көннәрдә көндез +16 градуска кадәр җылытачак. Континенталь климатка көндезге һәм төнге температура арасында шактый зур аерма хас булганлыктан, төннәрен шактый салкынча, урыны белән -1 градуска кадәр булачак.

Республикада якын көннәрдә явым-төшем көтелми.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас