+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Табигать белән дус бул!
6 Октября 2025, 06:20

Бәйрәмдә көннәр нинди булачак?

Синоптиклар озын ял көннәренә фаразларын җиткерде.

Бәйрәмдә көннәр нинди булачак?Бәйрәмдә көннәр нинди булачак?
Бәйрәмдә көннәр нинди булачак?

Башкортстанда синоптиклар Республика көне уңаеннан өч көнлек ял көннәрендә һава торышы турында фаразлады. Исегезгә төшерәбез, быел бәйрәм көне, 11 октябрь, шимбәгә туры килә. Шуңа күрә бәйрәм дүшәмбегә, 13 октябрьгә күчерелә. Ә җомга көнне, 10 октябрьдә, эш көне бер сәгатькә кыскарачак.

Фаразларга караганда, бәйрәм көнендә, 11 октябрьдә, һава температурасы +14 градуска кадәр җылыначак, явым-төшем көтелми. Якшәмбе, 12 октябрьдә, һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк — көндез +12 градус, төнлә +5, +7 градус булачак. Дүшәмбе, 13 октябрьдә, бераз яңгыр явуы ихтимал. Көндез һава температурасы +9 градус тәшкил итәчәк.

Бәйрәм көннәрендә алтын көзнең матурлыгы белән сокланып калыйк, дуслар!

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас