

10 октябрьдә көннәр коры икән, кыш әле тиз генә җитмәс, дигән сынамыш бар халыкта.
11 октябрьдә куяннар соры тунын алыштырмый икән, кыш әле килергә ашыкмый. Коры яфраклар җиргә кире ягы белән ята икән, киләсе елга мул ел килер.
12 октябрьдә күктә йолдызлар күп булса, көз коры килер.
13 октябрь — каен һәм юкә Покрауга кадәр "чишенеп" бетсә, ел уңай килер. Әгәр берән-сәрән яфраклар калса, кыш суык булыр.
14 октябрь — Покрау. Бу көнне төшкә кадәр көз, төштән соң — кыш. Покрау нинди, ел шундый.
15 октябрьдә көн яңгырлы икән — кыш суык килер. Җил көньяктан иссә — кыш җылы булыр. Явым-төшем булмаса, күк йөзе чиста икән, тиздән суытыр.
16 октябрьдә соры болытлар түбән йөзә икән, көн бозылыр.
17 октябрьдә җил тынса — көннәр суытыр.
18 октябрь — әгәр ала каргалар һәм чәүкәләр һавада очып уйный, ә болытлар җилгә каршы йөзә икән, кар явар.
19 октябрьдә коры кар төшкәләсә, киләсе ел җәе җылы, уңыш мул булыр.
20 октябрьдә агачта яфраклар коелып бетмичә, кар яуса, тиздән эреп бетәр.
Автор фотосы.