+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Табигать белән дус бул!
10 октябрь 2025, 11:00

Ялларда яңгыр да, кар да явачак

Төбәктә кыска вакытлы кар катламы урнашачак.

Ялларда яңгыр да, кар да явачакЯлларда яңгыр да, кар да явачак
Ялларда яңгыр да, кар да явачак

Синоптиклар фаразлавынча, алдагы бәйрәм һәм ял көннәрендә республикада һава шартлары үзгәрүчән булыр дип көтелә. Республика көнендә җылы һава торышы сакланачак, күпчелек районнарда һава  температурасы +13, +18 градус булачак.

Арктика фронты узуга бәйле, 12 октябрьдән һава температурасы төнлә -2, +3 градус, көндез +3, +10 градуска кадәр төшәчәк. Явым-төшем ихтималы артачак, күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән карлы яңгыр явачак.

13 октябрьдә төнлә һәм иртән агачларга, тимер чыбыкларга җепшек кар ябышачак, юлның аерым урыннарында бозлавык, республиканың көнчыгыш районнарында кыска вакытлы кар катламы урнашуы мөмкин.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас