+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Табигать белән дус бул!
14 октябрь 2025, 11:00

Кабаклы-алмалы кайнатма

Бу кайнатмада көзге муллыкның хуш исе һәм тәме берләшә.

Кабаклы-алмалы кайнатмаКабаклы-алмалы кайнатма
Кабаклы-алмалы кайнатма

Кабак һәм алманы бергә кушып, кайнатма ясаганыгыз бармы, дуслар? Булмаса,  ясап карагыз әле. Бик тәмле, куе килеп чыга ул.

Кайнатма әзерләү өчен кирәк булачак:

1 кг кабак;

1 кг алма;

600-800 гр шикәр.

Кабакны чистартыгыз, шакмаклап турагыз. Аның исен һәм тәмен саклап калу өчен аны бик вак итеп турамау мөһим. Аннары кабакка бераз шикәр сибеп, акрын гына утта ярым әзер булганчы томалап пешерергә кирәк.

Алмаларны кабыгыннан чистартыгыз һәм турагыз. Шикәр сибеп, төнгелеккә калдырыгыз. Шулай эшләгәндә, алманың суты чыга. Йомшарган кабакка алмаларны кушыгыз һәм вакыт-вакыт болгатып, 20 минут тирәсе кайнатыгыз. Аннары уттан алып, суытыгыз һәм тагын бер тапкыр кайнау кергәнче утта тотыгыз.

Шуны истә тотыгыз: кайнату процессын ашыкмыйча гына башкарырга, суынырга мөмкинлек бирергә һәм тагын кайнатып алырга кирәк. Кайнатма куе һәм тәмле була, чын нектарны хәтерләтә.

Фото: vsedeserti.ru

 

 

 

 

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас