

Башкортстанда якын көннәрдә яңгырлы һава торышы булачак, ә төннәрен һава температурасы 0 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә “Башгидрометүзәк” синоптиклары.
Бүген, 15 октябрьдә, көндез республикада бераз яңгырлар ява, урыны белән көчле. Төбәкнең көнбатыш өлешендә явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан талгын. Көндез һава температурасы +8, +13 градус булачак.
16 октябрьдә кыска вакытлы яңгырлар дәвам итәчәк, урыны белән көчле булачак. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка күчүчән, талгын. Һава температурасы төнлә 0, +6 градус.
Халык сынамышларына да күз салыйк.
15 октябрьдә көн яңгырлы икән, кыш суык килер. Җил көньяктан иссә, кыш җылы булыр.
Автор фотосы.