+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Табигать белән дус бул!
16 октябрь 2025, 04:15

Җепшек кар явачак...

Синоптиклар юлларда бозлавык булачагын кисәтә.

Җепшек кар явачак...Җепшек кар явачак...
Җепшек кар явачак...

Башкортстанда көннәр акрынлап салкынайта. Әйтик, синоптиклар фаразлавынча, якын көннәрдә термометр баганалары минус күрсәтәчәк.

Бүген, 16 октябрьдә, республикадаурыны белән уртача яңгырлар явачак. Аерым районнарда томан. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын исәчәк. Һава температурасы көндез +7,+12 градус җылы булачак.

Җомга көнне, 17 сентябрьдә, төбәктә җепшек кар һәм карлы-яңгыр фаразлана. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда тимер чыбыкларда һәм агачларда җепшек кар ятуы,юлларның аерым участокларында бозлавык көтелә. Җил көнбатыштан уртача исәчәк. Төнлә һава температурасы -1,+4 градуска кадәр суыта, көндез +2,+7 градус торачак әле.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас