

19 октябрьдә коры кар төшкәләсә, киләсе ел җәе җылы, уңыш мул булыр, дигән сынамыш бар халыкта. Бүген сезнең якта яңгыр явамы, әллә кар сибәлиме?
Башкортстанда якын көннәрдә карлы яңгырлар ява, дип фаразлый “Башгидрометүзәк” белгечләре.
Бүген, 19 октябрьдә, төбәктә бераз яңгыр явуы көтелә, көндез төньяктан уртача яңгыр явачак, көнчыгышта кар катыш яңгыр ява. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын исәчәк. Термометр баганалары көндез +5,+10 градус күрсәтәчәк.
Дүшәмбе көнне, 20 октябрьдә, урыны белән бераз яңгыр, төнлә һәм иртән кар явачак. Җил көньяктан уртача. Төнлә һава температурасы -2,+3 градус, көндез һава +6,+11 градуска кадәр җылытачак.
Автор фотосы.