

Бүген, 23 октябрь көнне, Башкортстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Бераз яңгырлар явачак. Көндез һава температурасы +5,+10 градус булачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан секундына 7-12 метр.
Юлларның кайбер участокларында көндез явым-төшем аркасында күрү мөмкинлеге начараюы көтелә.
Халык сынамышларына да колак салыйк.
23 октябрь көнне Айны күзәтәләр. Әгәр "мөгезе" төньякка карап тора икән, тиздән суыклар җитәр. Көньякка караса - бер атна җылы торыр. Көнчыгыш яки көнбатышка юнәлсә - көчле суык җил көтегез.
24 октябрь иртән кар очса, кыш суык килер.
25 октябрьдә йолдызларга карыйлар. Алар якты яналар икән - суыта, тонык икән - җепшек карга, зәңгәр төсмер белән балкып янсалар - кар көтегез. Балкучы йолдызлар бик күп икән, киләсе елга борчак уңар.
26 октябрь көньяктан тиз-тиз агучы болытлар я яңгыр, я кар алып килә.
Автор фотосы.