+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Табигать белән дус бул!
24 Октября 2025, 03:45

Кыш бик салкын булачак, диләр...

Синоптиклар фаразлары халык сынамышлары белән туры килерме?

Кыш бик салкын булачак, диләр...Кыш бик салкын булачак, диләр...
Кыш бик салкын булачак, диләр...

24 октябрьдә иртән кар очса, кыш суык килер, дигән сынамыш бар халыкта. Әле кар да күренми, көннәр дә бик җылы тора. Ә менә синоптиклар кыш бик салкын булачак, дип фаразлый. Синоптиклар фаразлары халык сынамышлары белән туры килерме? Сынап карарбыз әле, дуслар.

Республикада бүген көндез температура +5,+10 градус тәшкил итәчәк. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача, көндез урыны белән кискен исәчәк. Урыны белән  явым-төшем булуы ихтимал.

Ял көннәрендә термометр баганалары көндез 7 дән 12  градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә һава температурасы -3,+2 градус тәшкил итәчәк.

Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә явым-төшем көтелми.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас