

Алдагы атнаның беренче көннәрендә төбәктә җылы һава торышы көтелә, һава температурасы нормадан 2-4 градуска югарырак булачак, дип хәбәр итә “Башгидрометүзәк” синоптиклары. Шул ук вакытта Башкортстанның кайбер районнарында, бигрәк тә көнбатыш районнарда явым-төшем булуы ихтимал.
Быел октябрь туктаусыз яуган яңгырлары белән истә калачак. Синоптиклар белдерүенчә, октябрьдә айлык явым-төшем нормасының 70 проценты яуган.
Якындагы шимбә һәм якшәмбе көннәре яңгырсыз узачак, чөнки төбәк өстендә Көньяк Уралга күчкән антициклон урнашачак.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк.
Төнлә һава температурасы -3,+2 градус, республиканың көнчыгышында -8 градус, көндез +5,+10 градус булачак. 26 октябрьдә +7,+12 градуска кадәр күтәреләчәк.
Автор фотосы.