

28 октябрьдә аяз күктә Ай зур алкалар белән киртәләнә икән — суыкларга, әгәр түгәрәкләр кызыл булса — җил һәм карга ишарә, дигән борынгылар. Ә синоптиклар безгә нинди фаразлар бирә?
“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген, 28 октябрьдә, урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан уртача исәчәк. Һава температурасы көндез +7,+12 градус тәшкил итәчәк.
Чәршәмбе, 29 октябрьдә, бераз яңгыр явуы көтелә. Җил көньяктан уртача. Һава температурасы төнлә +2,+7 градус, көндез +7,+12 градуска кадәр күтәрелә.
Пәнҗешәмбе көнне, 30 октябрьдә, шулай ук вакыт-вакыт яңгырлар явачак. Җил көньяктан, көнбатышка күчеп, уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә +1,+6 градус, көндез +5,+10 градус булачак.
Автор фотосы.