

30 октябрьдә яңгыр яуса — кыш суык килер. Аяз булса, җылы кыш көтегез, дигән сынамыш бар халыкта. Уфада яңгыр ява, сезнең якларда ничек, дуслар? Синоптиклар фаразларына да колак салыйк әле.
“Башгидрометүзәк” мәгълүматларына караганда, бүген, 30 октябрьдә, яңгыр явачак, урыны белән көчле яңгыр явуы көтелә, кайбер районнарда томан. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка күчеп, уртача исәчәк. Көндез һава температурасы +4,+9 градус булачак.
Җомга көнне, 31 октябрьдә, шулай ук урыны белән бераз яңгыр явуы көтелә, төнлә көнчыгыш районнарда бераз кар явачак. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә -1,+4 градус, көндез +3,+8 градус тәшкил итәчәк.
Шимбә көнне, 1 ноябрьдә, урыны белән яңгыр һәм кар явуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә -4,+1 градус, көндез +1,+6 градус торачак.
Автор фотосы.