

Урал Арктикадан килгән салкын һава массалары йогынтысында булачак. “Башгидрометүзәк” синоптиклары билгеләп үткәнчә, октябрь ахыры республикада аномаль җылы булды, һаваның уртача тәүлеклек температурасы нормадан 3-4 градуска артып китте. Әмма ял һәм бәйрәм көннәрендә Урал Арктикадан кергән һава массалары хакимлегендә булачак. Төнлә температураның -3,+2 градустанан -1, -6 га кадәр, аязытканда -11 градуска кадәр, көндез -3, +2 градуска кадәр түбәнәюе көтелә.
Урыны белән юеш кар һәм кар катыш яңгыр явачак, юлның аерым участокларында бозлавык булачак. 2 ноябрь төнендә республиканың көнчыгышында һава шартларының тагын да начаррак булуы көтелә —юеш кар явуы, бозлавык, чыбыкларга һәм агачларга юеш кар ятуы ихтимал. Башлыча көнчыгыш һәм таулы районнарда вакытлыча кар катламы күзәтеләчәк.
4 ноябрь көнне көндез республиканың төньягында кар һәм юеш кар явуы көчәячәк.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте алдагы тәүлекләрдә яңгыр һәм юеш кар явуы, көнчыгыш районнарда бозлавык, электр чыбыкларына һәм агачларга юеш кар ятуы, юлларда бозлавык көтелүе турында кисәтә. Көндез урыны белән җил тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә -3, +2, көндез 0, +5 градус. Автомобиль юлларының аерым участокларында явым-төшем аркасында күрү мөмкинлеге начарая.
Автор фотосы.