+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Әгәр бүген көн җылы булса...

Көзнең соңгы аена халык сынамышлары.

Әгәр бүген көн җылы булса...Әгәр бүген көн җылы булса...
Әгәр бүген көн җылы булса...

Элек-электән халык сынамышлары буенча киләчәкне фаразлаганнар. Сынап карыйк әле, дуслар.

3 ноябрьдә җылы булса, бер атна җылы һава торышы саклана.

4 ноябрьдә яңгыр яуса, кыш иртә килер. Вак яңгыр сибәләп торса, һава торышы бозылыр. Иртә томан белән башланса, тагы да җылытыр.

5 ноябрьдә кар яки яңгыр төшсә, димәк, өч атнадан кар ята.

6 ноябрьдә ай нурлар чәчеп ялтыраса – җылыта, сызыкланып, калтырап күренсә – суыта.

7 ноябрьдә йолдызлар тонык янса, һава торышы бозыла.

8 ноябрь иртәдән бәс – карлы кышка ишарә.

9 ноябрь нинди – май ае шундый.

10 ноябрьдә бәс – суыкка, томан – җепшек көнгә.

11 ноябрьдә болытлар түбән йөзсә, чатнама суыклар көтелә.

12 ноябрьдә кырпак кар төшсә, чын кыш озак көттермәс.

13 ноябрьдә көн аяз икән, алдагы көннәр җилле булыр.

14 ноябрьдә кар төшсә, язын су күп булыр. Боз катса, язга кадәр суыклар сакланыр. Бу көнне пычрак аякка иярә икән, димәк, декабрьгә кадәр суыклар булмас.

15 ноябрьдә суык булып, әтәчләр кычкырса, көннәр җылыта. Бу көнне тәрәзәдә бизәкләр хасыйл булса, язын яшеллек мул булыр.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас