+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Кайбер районнарга кыш килгән

Беренче кар кайчан яуганы исегездәме?

Кайбер районнарга кыш килгәнКайбер районнарга кыш килгән
Кайбер районнарга кыш килгән

Бүген төнлә кайбер районнарда җир өсте ап-ак булган. Республиканың Белорет, Стәрлетамак һәм Чишмә районнарында төнлә урыны белән кар яуган.

Бүгенге көн сизелерлек явым-төшемсез узачак. Җил төньяктан уртача исәчәк. Һава температурасы +2, -3 градус тәшкил итәчәк.

Иртәгә, 4 ноябрьдә,төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән җепшек кар һәм карлы яңгыр явуы көтелә. Җил төньяктан, төнлә көньяк-көнчыгышка күчеп, уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә -1, -6 градус, урыны белән -11 градуска кадәр суыта, көндез +2, -3 градус торачак.

5 ноябрьдә җепшек кар һәм карлы яңгыр явачак, тимер чыбыкларга һәм агачларга җепшек кар ятачак, юлларда бозлавык булачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача исәчәк, урыны белән көчле җил көтелә. Һава температурасы төнлә +1, -4 градус, көндез  0,+5 градус булачак.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас