

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, якындагы тәүлектә урыны белән бозлавык, тимер чыбыкларга һәм агачларга җепшек кар ятачак, юлларда бозлавык, җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метр тизлеккә җитәчәк. Республика буенча кыска вакытлы яңгыр һәм җепшек кар явуы, көндез төньякта уртача явым-төшем көтелә.
Һава температурасы төнлә -3, +2 градус, көньяк-көнчыгышта -8 градуска кадәр суытачак, көндез 0, +5 градус тәшкил итәчәк. Автомобиль юлларында күз күременең 500-1000 метрга кадәр начараюы көтелә.
Автор фотосы.