+24 °С
Дождь
Журналга язылу

Декабрист нигә чәчәк атмый?

Моның берничә сәбәбе бар. 

Декабрист нигә чәчәк атмый?Декабрист нигә чәчәк атмый?
Декабрист нигә чәчәк атмый?

Берәүләрдә шлюмбергер (халык телендә – декабрист) ел саен һәм бик мул итеп чәчәк ата, ә икенчеләрдә – ел әйләнәсенә тик утыра. Ни өчен шулай?

Флористлар белдерүенчә, чәчәк атмауның берничә сәбәбе бар.

Гөл артык кысан савытта үсә, аны күчереп утыртырга вакыт.

Яктылык җитми. Кыш көне гөлгә өстәмә яктылык бирү яхшырак.

Су җитәрлек сибелми яисә артык күп сибелә. Салкыннар башлану белән атнага 1 тапкыр су сибү дә җитә.

Гөлгә туфрактагы туклану җитмәсә дә ул чәчәк белән сөендермәячәк. Комлекслы ашламалар белән сирәк кенә тукландырып алыгыз.

Декабрист температура үзгәрүне дә авыр кичерә. Аның өчен иң уңайлы мохит – 18-20 градус. 25 градустан югары булса, гөл начар үсә.

 

Фото: dachnayalife.ru

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас