+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Әгәр күктәге Ай нурлар чәчеп ялтыраса...

Халык сынамышлары буенча алдагы көннәрдә җылытамы, әллә суытамы икәнен белеп була.

Әгәр күктәге Ай нурлар чәчеп ялтыраса...Әгәр күктәге Ай нурлар чәчеп ялтыраса...
Әгәр күктәге Ай нурлар чәчеп ялтыраса...

6 ноябрьдә Ай нурларын чәчеп ялтыраса — җылыта, сызыкланып, калтырап күренсә — суыта, дигән сынамыш бар халыкта. Бүген күктәге түп-түгәрәк тулы Айга игътибар итик әле, дуслар. Кичә елның иң зур супер Ае тулды, ул бүген дә туп-тулы булып күренәчәк әле.

“Башгидрометүзәк” фаразлары буенча, якындагы өч көндә республикада начар һава шартлары көтелә.

Бүген, 6 ноябрьдә, республикада яңгыр һәм җепшек кар явачак, төньякта уртача явым-төшем булырга мөмкин. Кайбер районнарда бозлавык, тимер чыбыкларга һәм агачларга җепшек кар ябышуы, юлларда бозлавык булуы көтелә. Җил көнбатыштан уртача, урыны белән көчле тизлектә исәчәк. Көндез һава температурасы 0,+5 градус тәшкил итәчәк.

Җомга көнне, 7 ноябрьдә, шулай ук яңгыр явуы көтелә, республиканың көнчыгышында җепшек кар, тимер чыбыкларга һәм агачларга җепшек кар ябышуы, юлның аерым участокларында бозлавык булачак. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән җил көчәючән. Һава температурасы төнлә -2,+3 градус, көндез +2,+7 градус тәшкил итәчәк.

Шимбә, 8 ноябрьдә, явым-төшем ихтималы саклана. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача, төнлә урыны белән көчле җил. Һава температурасы төнлә -2,+3, көндез+1,+6 градус торачак.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас